Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Рәйсә Мәрдәновадан Яңа ел табынына тәмле рецепт

Һәр хуҗабикә бәйрәм табынына үзе генә белгән ризыклар әзерләргә тырыша. Һәркемнең яраткан рецепты бар. Райондашларны һәм укучыларыбызны Яңа ел белән котлап, безнең үтенечебезне тыңлап, алар аны Сезнең белән дә уртаклашырга булдылар.

Рәйсә Мәрдәнова, Олы Әтнә авылында яши.

 Һәркайсыгызны киләсе Яңа ел белән тәбрик итәм. Һәркемгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы -хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телим.

Минем әниемнең яңа елда әйтә торган бер теләге бар иде:

Яңа елда - яңа ай, яңа коймак, яңа май,

Яңа елда теләк телә,

Бар эшләргә булыр җай.

     Теләкләрегез тормышка ашсын! !!!!

Яңа ел табынына мин пилмән пешерәм:

Аның камырына 3  күкәй, 2аш кашыгы сыек май,1бал кашыгы тоз,1стакан кайнар  су белән камыр басам. Пилмән мондый камыр белән ясаганда бик тәмле була, таралмый. Эченә иттән фаршны һәр хуҗабикә ясый белә. 

                                     ********************

Камыр эчендәге балык пешерәм:

     500 грамм әзер балык филесы, 5 аш кашыгы он,3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты лимон, 2 йомырка ,100 грамм май (кыздыру өчен) Камыр - он белән тозны 2 аш кашыгы үсемлек мае, ярты стакан җылы суда яхшылап изегез. Балык филесына тоз, борыч,тураган яшел үләннәр сибегез. Ярты лимон согын өстенә сыгыгыз, 1аш кашыгы үсемлек мае да өстәп, барысын бергә болгатыгыз. Балык кисәкләрен әзер камырга манып, майда кыздырыгыз. Тәмле булсын ! !!!!!

Фото:https://pixabay.com/ru/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев