Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

40 градуска кадәр җитәчәк

Эссе җәй.

Гидрометүзәк Русия төбәкләренең күбесендә эссе һава торышы урнашачак дип хәбәр итә. Мисал өчен, Белгород өлкәсендә кичә инде +35 ... +37 градус эссе булган. Тамбов өлкәсендә — +36га кадәр, Адыгея, Краснодар һәм Ставрополь крайларында — +39 ... +40, Волгоград өлкәсендә исә 42 градус эссе теркәлгән. Югары һава температурасы, урыны-урыны белән хәтта янгыннар хәвефе белән янаган эсселәр Башкортстанда, Көньяк, Төньяк-Кавказ федераль округларында, Чиләбе, Курган, Кемерово өлкәләрендә, Алтай краенда, Чукотка автономияле округында көтелә. Халыктан учаклар якмауларын һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен ташламауларын үтенәләр. Бу атнаның беренче яртысында һава температурасы +26, +32 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Һава температурасы гадәти нормалардан 3-5 градуска кадәр эссерәк булачак. Урал өстендә югары һава басымы хасил булу сәбәпле, явым-төшем көтелми диярлек. Русиянең Гидрометүзәгендә хәбәр итүләренчә, Русиядә июльдә уртача һава температурасы күрсәткечләре норма тирәсендә булмакчы (норма +18,4). Явым-төшем күләме — гадәттәгедән азрак (нормасы 60-70 мм).

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=29702

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев