Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ашытка су төште

Көннәр җылы тора, төнлә дә гөрелдәвекләр агудан туктамый.

Шул сәбәпле, басу-кырдагы су ташкыны Ашыт елгасына җыелды. Бүген иртән, әле кичә генә балыкчылар утырган елга өстеннән су агуын күреп хозурланучылар аз булмагандыр. Яз галәмәте, җәмәгать. Бу инде иртә килү генә түгел, супер иртә дип бәяләрлек.Һава торышы шулайрак торса, берничә көннән боз да кузгалырга мөмкин.

Бүгенгә исә, Ашыт өсте генә түгел, елга буйлары да елдагыча су белән тулыланып килә. Хәерлегә булсын инде. Язгы чәчүгә дә дым калырлык булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев