13 март 2020 яңалыклары
-
«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов вафат
Танылган эшмәкәрнең үлемен РКБ матбугат хезмәте раслады.
-
Салкыннар һәм юеш кар көтелә
Салкыннар дүрт көнгә сузылачак, дүшәмбе көнне юеш кар көтелә.
-
"Аерыласы килми саубуллаштык" - Алсу Гыйлаҗева
Узган ел дәвамында районыбыздагы һәр мәдәният йорты бер спектакль чыгарды. Яңа Әтнә мәдәният йорты куйган "Табылдык" ны халык яратып кабул итте. Ә спектакльне сәхнәгә куючы Алсу Гыйлаҗеваның " Их белсәң икән аның сәхнәгә кую серләрен, без бит үзебез күргәнчә генә эшлибез" , дигәне әле дә истә
-
Кайда күпме сөт савалар?
45772Район күмәк хуҗалыкларының 13 мартка сөт саву буенча оператив мәгълүматларын тәкъдим итәбез. Сводка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегеннән алынды.
-
Ислам дине - террорчылыкка һәм экстремизмга каршы
Татарстан Республикасының, шул исәптән районыбызның барлык мәчетләрендә террорчылык һәм экстремизмга каршы вәгазьләр укылды.
-
ТР ЮХИДИ инспекторлары һәм ЮИД хезмәткәрләре кесә фонарьлары тараттылар
Республикада 5 марттан 18 мартка кадәр тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр тарафыннан кесә фонарьларын һәм киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыру буенча чаралар уза.
-
Мәскәүдә көчле давыл: дистәләрчә агач ауган, һәлак булучылар бар
Ишегалларында торган машиналар җимерелгән.
-
Ярты ел эчендә Татарстан telegram-каналы ата-аналар өчен 6 меңгә якын абунәче җыйды
Һәр статьяны 20гә якын кеше әзерлиләр.
-
Татарстанның мөфтие Камил Сәмигуллин коронавирустан саклану догаларын әйтте
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коронавирустан саклану өчен кайбер киңәшләрне үтәргә куша.
-
Рафис Сәләхетдинов: "Бик файдалы уку булды. Бөтен нечкәлекләре уйланган"
Кичә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" дип аталган иҗат лабораториясе эшләвен хәбәр иткән идек.
-
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, махсус режим кертте
Режим массакүләм чараларны чикләүне һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит ил командировкаларын гамәлдән чыгаруны үз эченә ала.
-
Комыргуҗа мәктәбе укучылары шагыйрә белән очраштылар
Комыргуҗа мәктәбе сайтында күңелле һәм файдалы чара уздырулары хакында хәбәр итәләр.
-
Тәрәзәне җилле көнне юмагыз
Яз җитүгә җыештыра башлый хатын-кызларыбыз. Бу киңәшләр артык булмас.
-
Ашытка су төште
Көннәр җылы тора, төнлә дә гөрелдәвекләр агудан туктамый.
-
Республика Хөкүмәте коронавирус аркасында сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итә
«Тиздән язгы каникуллар башлана, күпләрнең балалар белән республика, Россия чикләренә сәяхәтләре планлаштырылган, юлламалары түләнгән. Без аңлыйбыз, ләкин тыелып тору хәерлерәк», — диде Шамил Гафаров.