Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР ЮХИДИ инспекторлары һәм ЮИД хезмәткәрләре кесә фонарьлары тараттылар

Республикада 5 марттан 18 мартка кадәр тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр тарафыннан кесә фонарьларын һәм киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыру буенча чаралар уза.

ТР халкы ЮХИДИ инспекторлары һәм ЮИД хезмәткәрләре кулыннан кесә фонарьлары алды. Бу хакта «Татар-информ» МА республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Республикада ике атна дәвамында (5-18 март) җәяүлеләр тарафыннан тәүлекнең караңгы вакытында кесә фонарьларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар уза.

Җәяүлеләр куркынычсызлыгын профилактикалауның бу чарасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Коллегиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралган утырыш барышында тәкъдим ителде.

Шулай итеп, бүген Казан үзәгендә юл-патруль хезмәте инспекторлары җәяүлеләргә киемдә яктылык кайтаручы элементларны куллану буенча белешмәлекләр таратты, шулай ук алардан ничек файдалану кирәклеген  сөйләделәр.

Чаллыда полицейскийлар кечкенә Юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә,  матур плакат ярдәмендә киемдә яктылык кайтаручы элементларны кияргә кирәклеген  искәрттеләр. Балалар ЮХИДИ инспекторлары белән бергә шәһәрлеләргә кесә фонарьлары һәм листовкалар тараттылар.

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/13-03-2020/karmannye-fonariki-poluchili-zhiteli-rt-ot-inspektorov-gibdd-i-yuidovtsev-5728876  файдаланылды.

    Фонарьларны Әтнә районында да тараттылар. Бер көнгә 50 фонарь таратыла, 50 кеше белән очрашып, аңлату эшләре алып барыла. Яшь ЮИДчылар да бик актив. 11 мартка 90 фонарь таратылган булса, бүгенге көнгә 105 фонарь кулланучылар кулында  - ди район эчке эшләр бүлегенең  юл хәрәкәте тәртибен саклаучы җитәкче Айнур Ямалиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев