Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Тәрәзәне җилле көнне юмагыз

Яз җитүгә җыештыра башлый хатын-кызларыбыз. Бу киңәшләр артык булмас.

Тәрәзә юганда...

- Тәрәзәне кояшлы һәм җилле көнне юмагыз. Кояшта пыялада таплар кала, ә җилдә ул бик тиз кибә һәм аны чистарту авыр.

- Пыяланы чистарту өчен  җитен яки фланель тукыма яхшы. 

       ***

Юу чаралары составында "яшерен" элемент - ул гадәти серкә. Социаль челтәрдә хәзер төрле киңәшләр күп, файдаланып карагыз.

1 ысул.  Эшкә керешкәнче  җитен чүпрәк, җылы су, серкә алырга кирәк. Чистартабыз.  1 литр су + 2 аш кашыгы  уксус катнашмасын кулланып була.Тәрәзәләр балкый һәм ялтырый!

2 ысул. Тагын бер ысулы. Эретмә әзерләргә кирәк: 2 аш кашыгы крахмал, бераз синька, 100 мл нашатыр спирты, 100 мл ак серкә, 4 литр бераз җылы су. Сиптереп юсаң яхшы.

3 ысул. Тагын бер яхшы ысулы- бур катнашмасы. Кипкәннән соң чиста чүпрәк белән юып алырга  кирәк.

4 ысулы - бәрәңге. Кисәбез, яртысы белән тәрәзәне ышкып чыгабыз, су белән юабыз, сөртеп алабыз. 

5 ысулга магнитлы щетка кирәк. Сабынлы суны сиптереп, сөртеп алабыз.

                        Файдалы киңәшләр

 Рамны юганда сода кулланмаска кирәк-ул конструкцияне җимерә, буяуны тарката.

  Тәрәзәләрдә конденсат җыелмасын өчен глицерин һәм спирт белән (1:10) алырга мөмкин. 

 Кышын бозланып киткән пыялаларны тозлы су белән юабыз. Юарга башларга кирәк эчтән, аннары тышкы яктан. Эш азагында вертикаль, ә аннары  горизонталь тәртиптә юу кулай.

https://zen.yandex.ru/media/id/5b5308d5f7330a00a97a0023/9-sposobov-vymyt-okna-bez-razvodov-poleznye-sovety-5ca8760aaa263700b52bbe24 файдаланылды

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев