Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Рафис Сәләхетдинов: "Бик файдалы уку булды. Бөтен нечкәлекләре уйланган"

Кичә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" дип аталган иҗат лабораториясе эшләвен хәбәр иткән идек.

Әлеге уку буенча укучыларның фикерләрен өйрәнү максатыннан, сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. "Кирәк идеме бу уку? Файдасы нидә, сезгә нәрсә бирде?"

Рафис Сәләхетдинов, Олы Мәңгәр халык театры режиссеры:

- Бик файдалы уку булды. Оештыручыларга рәхмәт. Бөтен нечкәлекләрен уйлап эшләгәннәр. Нәрсәсе бик ошады, актерларны, режиссерларны аерып, төркемнәргә бүлеп укытулары  бик уңай булды. Әтнә театры режиссеры Рамил Радик улы Фазлыевның пьесага тулы анализ ясавы, образларны аерып күрсәтүе, һәм спектакль барышындагы образларны аерырга өйрәтүе бик файдалы булды  дип саныйм. Чөнки бар югары белемле  режиссерлар, бар махсус белеме булмаганнар бар. Аера белмәгәннәр бар. Халык театрлары белән эшләүчеләргә бу бик кирәк. Чөнки 4 млрд кеше булса, шуның тикле холык. Конкрет, кирәклесен генә аерып бирергә өйрәттеләр уку барышында . Бу тамга өчен генә узмады. Актерларга грим салырга өйрәттеләр. Образны ничек тудыру юлларын күрсәттеләр, серләрен өйрәттеләр. Бу да бик мөһим. Эшләп караган ничек авыр икәнлеген белә. 

Фотоны театр альбомыннан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев