Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

"Аерыласы килми саубуллаштык" - Алсу Гыйлаҗева

Узган ел дәвамында районыбыздагы һәр мәдәният йорты бер спектакль чыгарды. Яңа Әтнә мәдәният йорты куйган "Табылдык" ны халык яратып кабул итте. Ә спектакльне сәхнәгә куючы Алсу Гыйлаҗеваның " Их белсәң икән аның сәхнәгә кую серләрен, без бит үзебез күргәнчә генә эшлибез" , дигәне әле дә истә

Алсуның әйткәнен ишеткән күк  булды бу укыту. Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" дип аталган иҗат лабораториясе эшләде. Аның фикерен берничек тә сорашмый кала алмадым.

- Без - үзешчәннәр, күңел кушуы буенча гына эшләүчеләр. Ә болай ремарка  (С.М.текст авторының искәрмәсе , нинди дә булса детальләрне ачыклаучы яисә тулыландыручы,  әсәрнең сюжеттан тыш элементы; композицион-стилистик кабул итү) буенча эшләргә кирәк икәнен аңладык, автор фикерен аңлап, аның ни әйтергә теләгәнен халыкка җиткереп. Тагын композитор Марат Әхмәтшинның сөйләвен яраттык. Музыкаль бизәлеш тә бик мөһим икән спектакльдә. Декорация турында да сөйләп үттеләр. Күп нәрсәгә төшендек. Җиһазларны, әйберләрне кая ничек куярга икәнен дә сөйләделәр. Сәхнәгә артык нәрсәләр дә кирәкми икән. Кыскасы, бик яраттык. Без кече залда идек, зур залды грим салырга, театр куюның башка серләренә төшендерделәр. Кызганыч, берьюлы икесендә дә булып булмады, без үзебезгә кирәгерәген сайладык. Башка районнан килүчеләр белән дә аралаштык, аларны да безне борчыган мәсьәләләр борчый икән. "Спектакльләр куйганда ир-егетләрне табу читен", диләр.  "Тагын очрашырга язсын иде",  дип, бик аерыласы килми генә саубуллаштылар. Ә мин үзем Әтнәдә яшәвемә куандым. Рамил Радик улы Фазлыевның үзебезнеке булуы белән горурланып утырдым. Киңәшләшеп була, сорашып була. Чит районнардан килүчеләр дә "Сез бәхетле", дип киттеләр. Аллаһка шөкер, дидек. Рәхмәт оештыручыларга,- диде Алсу Гыйлаҗева.

Куанып куйдым. Фикерләр тәңгәллеге сөендерә. 

Фотолар - театр альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев