Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, махсус режим кертте

Режим массакүләм чараларны чикләүне һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит ил командировкаларын гамәлдән чыгаруны үз эченә ала.

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада 15 апрельгә кадәр Махсус санитар-эпидемиологик режим кертте. Бу хакта «Татар-информ» мага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

     «Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик хәл уңайланганчыга  кадәр күчереләк, спорт матчлары тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчереләчәк. Планлаштырылган гастроль концертлары бары тик оештыручылар кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен таләпләрнең бөтен исемлеген төгәл үтәп һәм,  шәхсән,  тамашачылар сәламәтлеге өчен тулы җаваплылыкны үз өстенә алган очракта гына мөмкин», — дип билгеләп үтте Галимова.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит ил командировкаларын гамәлдән  чыгарырга дигән карар кабул итте. Шундый ук киңәш республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә җиткерелде. Коронавирус таралуга каршы көрәш штабы хезмәткәрләре инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучыларга Роспотребнадзор хезмәткәрләренә урын, тору һәм кайту даталары, шулай ук элемтә өчен мәгълүмат бирергә киңәш итә.

Барлык республика халкын үзебезнең илдән читкә чыгудан тыелып торырга чакырабыз. Әти-әниләрнең аеруча  игътибарлы  булуларын сорыйбыз. Алда торган язгы каникуллар уңаеннан, балаларның сәламәтлеген саклау  өчен, чит илләргә  чыгулардан баш тартырга киңәш итәбез.

Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия булдырылган: +7(843)296-02-24.

Ә авыру симптомнары килеп чыкса, мәҗбүри рәвештә табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/13-03-2020/minnihanov-vvel-v-tatarstane-osobyy-rezhim-iz-za-ugroz-proniknoveniya-koronavirusa-5728813 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев