Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика Хөкүмәте коронавирус аркасында сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итә

«Тиздән язгы каникуллар башлана, күпләрнең балалар белән республика, Россия чикләренә сәяхәтләре планлаштырылган, юлламалары түләнгән. Без аңлыйбыз, ләкин тыелып тору хәерлерәк», — диде Шамил Гафаров.

 Республика Хөкүмәте коронавирус (Covid-19) аркасында чит илләргә сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш итте.   Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында әйтте.

Ул коронавирусны кертүгә чик кую буенча штаб көндәлек режимда эшләгәнен әйтте.

«Бүген бу сорау турында Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштек. Чит илләргә сәфәрләрне чикләргә кирәк. Тиздән язгы каникуллар башлана, күпләрнең балалар белән республика, Россия чикләренә сәяхәтләре планлаштырылган, юлламалары түләнгән. Без аңлыйбыз, ләкин тыелып тору хәерлерәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы аша әти-әниләрне кисәтәбез», — диде Шамил Гафаров.

Аның сүзләренчә, бу зур мәсьәлә, чарасын күрмәсәң, зур проблемага әверелергә мөмкин.

«Бу бик мөһим. Бүген сиңа кагылмаса да, иртәгә кагылырга мөмкин», — дип Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Гафаровның сүзен җөпләде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-03-2020/respublika-h-k-m-te-koronavirus-arkasynda-s-yah-tl-rd-n-tyelyp-toryrga-ki-sh-it-5728673

С.Мингатина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев