Атна уртасында салкынайта һәм яңгыр көтелә
Республикада һава торышы төньяк циклоннар йогынтысында үзгәрәчәк.
Атна уртасында Татарстанда һава торышы сизелерлек бозылачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын билгеләүче җылы антициклон акрынлап көньяк-көнчыгышка күчә. Төньяктан килүче циклоннарның актив фронталь бүлекләре үзләре белән яңгыр, көчле җил алып килә, температура сизелерлек төшәчәк, ди синоптиклар.
Чәршәмбе, 9 сентябрьдә, төбәктәге һава торышына салкын атмосфера фронты йогынты ясаячак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, иртән һәм көндез яшенле яңгыр яварга мөмкин. Секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 10-15 градус, көндез 16-21 градус, көнчыгыш районнарда +24 градуска кадәр җылы булырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 10 сентябрьдә, Татарстан төньяк циклон йогынтысында булачак. Аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +8...+13 градус, көндез +15...+20 градус булачак.
Метеорологлар җомга көнне, 11 сентябрьдә, Татарстанга чираттагы төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынты ясаячак, дип көтә. Яңгыр һәм көчле җил фаразлана. Көндез һава температурасы +14, +19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев