Халык сынамышы: 20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.
Бүген Татарстанда кыска вакытлы, яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә.
Температура Әтнәдә +14..+24 градус җылы.
Нет комментариев