Татарстанда йолдызлар атылуын күзәтеп булачак
Хәбәрләр

Татарстанда йолдызлар атылуын күзәтеп булачак

Метеор агымының иң югары ноктасы кайчан?

Төньяк Тауридлар метеор агымы 11 ноябрьдән 12 ноябрьгә каршы төндә иң югары активлыгына җитәчәк.

Татарстанда яшәүчеләр бу төндә күктә метеорлар атылуын күзәтә алачак. Астрономнар мәгълүматлары буенча, агымның иң актив чорында сәгатенә бишкә кадәр метеор күрергә мөмкин.

Төньяк Тауридларның үзенчәлеге – якты болидлар. Алар эре кисәкчекләрнең Җир атмосферасында янып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мондый күренешләр шулкадәр якты булырга мөмкин ки, хәтта Венераны да яктылыгы белән уздыра ала.

Метеорларны күзәтү өчен шәһәр утларыннан ераграк, күк йөзе ачык булган урын сайлау яхшы. Һава торышы мөмкинлек бирсә, махсус җиһазларсыз да йолдызлар атылуын күрергә мөмкин.

Шәһри Казан


Нет комментариев