Кабат бураннар һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Кабат бураннар һәм көчле җил көтелә

Бүген, 11 декабрьдә, тотрыксыз, дымлы һәм болытлы һава торышы саклана.

Температура -1.., -6 градуска кадәр. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 7-12 метр, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән 17 метрга кадәр көчәячәк . Юлларда бозлавык хасил була.

Урыны белән юеш кар рәвешендә явым-төшем дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк.

Бу турыда ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Игътибарлы булыгыз!

 


Нет комментариев