Сак булыгыз, көчле җил көтелә
Һава торышы

Сак булыгыз, көчле җил көтелә

Иртәгә дә начар метеорологик күренешләр күзәтелә һава торышында.

 13 мартта көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Әтнә районында да  көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр  җитәчәк,  дип  кисәтә  янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев.

Иртәгә аязучан болытлы һава сакланачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, көндез 9-14 метр, көчәйгәндә 16-21 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +2..+4, максималь һава температурасы көндез +6..+8. 

 14 нче мартта төнлә республикада урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә 18 метрга кадәр) көчле җил саклана.

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев