Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан халкын язның беренче көнендә буран һәм көчле җил көтә

Республикада болытлы һава торышы саклана.

 

Иртәгә, 1 март көнне, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, күз күреме начарлана һәм секундына 15 метрга кадәр көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрүчән җил белән буран көтелә.

Республикада болытлы һава торышы саклана. Вакыты белән кар явачак, урыны белән юеш кар сибәләячәк. Кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин. Юлларда бозлавык хасил була.

Төнлә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы төбәк буенча -3тән +1 градуска кадәр җылына.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек, Татарстан синоптиклары фаразлары нигезендә, 2 мартка кадәр, республикада төньяк атлантик циклоннар йогынтысында явым-төшем күп булган болытлы һава урнашачагын хәбәр иткән иде.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181782/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев