Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда һава торышы бозыла: көчле җил, боз көтелә

Табигать көйсезлеге 6 июльдә кичке сәгать алтыларга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы территориясендә иртәгә көчле җил, боз явуы һәм яшен булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы Татарстанда бүген кич үк бозылачак һәм тәүлек буе — 6 июльдә кичке сәгать алтыларга кадәр дәвам итәчәк.

«Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, яшен булы көтелә», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Шулай ук яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда исә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәр дип фаразлана. Көндез боз явып китүе ихтимал.

 

Чыганак:  https://vatantat.ru/2020/07/28608/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев