Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Җылы һава торышын кайчан көтәргә?

Чираттагы циклон Татарстанга яңгырлар һәм салкынча һава торышы алып килде, әмма җылы көннәр әйләнеп кайтачак.

 КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Айның беренче ункөнлеге җылы, тәүлеклек уртача температура +18 градус булды. Августның икенче декадасы нормадан өч-дүрт градуска түбәнрәк булачак, хәзерге вакытта ул +17 градус тәшкил итә. Асылда, икенче ункөнлектә һава торышы сентябрьдәге кебек булачак. Без җылы һәм салкын дулкыннарны күзәтәбез. Циклон дулкыны бер атнадан да озаграк дәвам итә алмый. Шунлыктан салкын дулкын китәчәк, августның өченче декадасы җылы булырга тиеш, тәүлеклек уртача температура +15...+16 градус тәшкил итәчәк», - дип ачыклык кертте ул.   Реклама РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 17 августтан Татарстанда җылыта башлаячак. Киләсе атна башында көндез һава температурасы +19...+22 градус тәшкил итәчәк.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X