Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Грант авылны коткарды

Түбән Көек авыл җирлеге 1 миллион сум грант откан иде.

Менә шул акчага авыл җирлегендә Түбән Көек, Югары Көек һәм Иске Шимбер  авылларындагы урамнарга вак таш түшәлде. 

- Моннан тыш  җирле референдум акчасына  да Иске Шимбер  урамына һәм Яңа Шимбер авылы зираты юлына - тауны менеп җиткәнчегә кадәр таш җәелде. Түбән Көек авылында 470 метр арага  су трассасы суздык, шул ук вакытта бер урында янгынга каршы гидрант та куеп калдырдык. Югары Көектә дә бер гидрант куелды. Мәчет белән берлектә үзара салым акчасына шушы ук авылда чишмә эшләдек,- дип хәбәр итте Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәмәтгалиев.

Шунысын да әйтик, авыл җирлегендә чишмәләр байтак һәм алар барысы да караулы.

Фотода -  Югары Көек авылында эшләнгән чишмә. Югары Көек мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев