"Кизләү чишмәсе"
Олы Әтнә авыл җирлегенең тагын бер чишмәсе яңара.
"Акый" чишмәсе яңартылган иде инде. "Кизләү чишмәсе"нең дә әйләнә-тирәсе тимер бизәкле рәшәткә белән әйләндереп алынды.
- Эшләнеп бетте дисәк тә була, таулы җир булгач, азрак төзәткәләп аласы җирләре бар, күп калмады, - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Ренат Мөхәмәдҗанов.
Чишмә үзара салым акчасына яңартыла.
"Акый" чишмәсе - фотода. Рәшәткәләр бертөсле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев