Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Әтнәдә Кыш бабайлар бүләк өләшә

Бик матур гадәт барлыкка килде.

Байтак авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре  хуҗалык һәм җирлек исеменнән авылда яшәүче балаларга, өлкәннәргә Яңа ел бүләге өләшәләр. 

     Бәйрәм алды көннәрендә Күлле Киме авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре менә шулай куандырды халыкны. Бүләк китергәннәрне генә куандырып калмый алар, бөтен авыл шатлана бу көнне. Күз алдына китерегез әле: авыл урамыннан атка бүләкләр төягән Кыш бабай белән Кар кызы узып китә.  Җитмәсә,  татар гармуны белән. Үзе бер бәйрәм рухы.

Менә шундый бәйрәм рухын авылга кертүчеләргә, бүләкләрне менә шулай таратуны оештыручыларга рәхмәт.  Арыларга сокланып туймый күңел, алар менә шулай киенеп, үз авылларында гына түгел, район буйлап йөреп, мөмкинлеге чикле балаларны да шатландырып кайталар.

       Гомумән, мәдәният хезмәткәрләренең үзләрен дә Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйсыбыз килә. Чөнки алар халык бәйрәм иткәндә дә эшләүчеләр. Юкны бар итүчеләр. Сәламәт булыгыз. Аллаһы Тәгалә сезгә рух күтәренкелеге насыйп итсен. Эшләрегезне җиңелдән эшләргә мөмкинлек бирсен. Без сезнең барыгызны да яратабыз, хөрмәт итәбез. Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев