Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Әтнәгә эт аулаучылар килде

Авыл тулы этләр хәзер. Кайсы авылга барсаң да иркенләп йөргән көннәре. Бергә барабыз, бергә кайтабыз, дигәндәй.

Менә шуларга чара күрү йөзеннән, эт аулаучыларны чакырдылар. Атмыйлар, йоклатып алып китәләр.

- Авыл җирлегенә гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр булды, этебез картайды, я булмаса, талый, кешегә ябыша, ярдәм итегез дип. Әгәр сездә дә шундый эт бар икән, нишләргә белмәсәгез, килеп гариза языгыз, эт аулаучыларга биреп җибәрү мөмкинлеге бар. Этләрегезне бәйгә куегыз, урамда йөргән этегез кайтмаса аптырамагыз, үпкәләп тә йөрмәгез, алдан әйтелде, кисәтелде. Әле монысы соңгы килүләре түгел. Белеп торуыгыз яхшы,- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев