Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Яңа Җөлбинең яңа коесы

Рәхмәт әйткәнне тыңлаудан да рәхәте юк бит ул

Яңа Җөлбигә кагылганы икеләтә кыйммәт. Чөнки ничә еллар бу авыл халкы юлсызлыктан интекте, иң зур борчулары шул иде. Авыл, Аллага шөкер, юллы булды. Алар хәзер сулы да.

- Безнең дөньяда барлыкны белгән җитәкчеләргә юлга чыккан саен рәхмәт укыйбыз. Туфли белән йөрибез, хыялда да юк иде бу, сеңелем. Урамыбызны кышын, язын чистартып торалар. Тагын бер шатлыгыбыз су белән бәйле. Мәчет каршында кое казыдылар,  бик матурлап эшләп куйдылар. Бу коеның суын эчкән саен безнең авыл халкын кайгырткан, менә шушы коены эшләргә җаен тапкан җитәкчеләргә рәхмәт укыйбыз. Коеның суы, сөбханалла, йомшак. Аллага шөкер, Юллы да, сулы да булдык. Эшебез дә бар, ашыбыз да бар, - дип, район хакимиятенә, авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен әйтеп, шатлыкларын уртаклаштылар алар.

Ә уртаклашкан шатлык артучан була. Игелеген дә күрсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев