Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара

19 марттан Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта продукция китерелгән. Болар: республиканың төрле районнарыннан китерелгән яшелчә, ит, казылык, сөт ит, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукцияләре.

26 март көнне безнең район Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин паркы каршысында ярминкә уздырды. Күмәк хуҗалыклар шәһәр халкына ит, сөт һәм ашлык алып килде. Моннан тыш, авыл җирлекләре дә аерым палаткалар куйдылар. Ярминкәдә кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйланырга мөмкин иде.

 Авыл хуҗалыгы ярминкәләре ай ярым дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев