Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге уңышы арта, эшләп карагыз

Орлык бәрәңгесендәге аркылы кисем аның уңдырышлылыгын 30-50 процентка арттырачак.

Ә сез мул уңыш алуның шундый ысулы турында белә идегезме? Мин, мәсәлән, әлегә кадәр бер генә тапкыр да ишетмәдем. Тәкъдим ителгән методиканың асылы шунда ки, ян яктагы «йоклаучы» бөреләр үсеп китүгә стимуллаштырыла, әгәр дә без бәрәңгене гадәттәгечә утыртсак, бары тик югары бөреләр генә үсә.

Фәндә, мондый күренешне «кербовка» дип атыйлар, аның ярдәмендә бәрәңге төбендә туклану тигез бүленә һәм ул мөмкин кадәр күбрәк “борын”нар бирә.

Әгәр җиргә "эшкәртелмәгән" бүлбеләр утырса, иң беренче булып югары бөреләр үсә. Үсеш алган вакытта алар ян бөреләренең тиз үсүенә комачаулаучы матдәләрне аерып чыгара, шуның аркасында алар бөтенләй үсми, яки күпкә соңрак үсә.

Нәкъ менә шул күренеш аркасында уңыш җыйганда без «борчак» җыябыз, чөнки бүлбеләр тигез үсми. Орлык бәрәңгесенә дөрес эшләнгән “надрез”лар бу проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән.

Ничек дөрес кисәргә?

• Вариантлар төрле булырга мөмкин. Кисемне аркылы итәргә дә, “кольцевой” итеп кисәргә дә була, бу очракта кисем бүлбене әйләнеп чыга. Шул ук вакытта бу процедура чиста, дезинфекцияләнгән пычак белән башкарыла (пычакны һәр бүлбедән соң юарга кирәк).

* Кисемнәр 1-1, 5 см тирәнлектә башкарыла, моннан соң бүлбе саклауга салына.

Иң мөһиме - орлык бүлбеләрен кисүне беренче борыннар барлыкка килгәнче ясарга кирәк.

Ягъни, ким дигәндә, бәрәңге утыртканчы бер ай ярым-ике ай алдан башкарырга кирәк. Безнең очракта кисүләрне ясарга быел соң инде, әмма киләсе елга процедураны үтәргә нәрсә комачаулый?

Хәтта тәҗрибә дә үткәрергә була: басуның бер өлешен – киселгән бәрәңге, ә бер өлешен «гадәти» чәчеп карагыз.

Кыскасы, бу мәгълүматны башымда калдырдым: киләчәктә аны күз алдында тотачакмын!

Сез дә сынап карагыз, укучылар.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/zapisky_obyvatelnizy/poperechnyi-nadrez-na-semennom-kartofele-uvelichit-urojainost-kusta-na-3050-procentov-5eabbe6da68c606b7cc59ce7?&utm_campaign=dbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев