Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ленин” басуында 10 агрегат эшли

“Язгы кыр эшләре елның иң күңелле чоры ул”, - дип саныйлар күмәк хуҗалыкта.

"Ленин"да зәб тырмасы соңгы суыкларга кадәр үк башланды.

Күмәк хуҗалыкның баш агрономы Әнәс Хәйруллин:

  • Басуга барысы 10 агрегат чыкты: Бәрәскәдә 3, Бәрәзәдә – 5, Эшкәтәдә – 2. Механизаторлар барысы да эштә сыналган, тырыш егетләр. Озакка сузмабыз дип уйлыйм, – диде.

“Ленин”ның барысы 4277 гектар җирдә зәб тырмасы уздырасы бар. Дөрес, күптән түгел явып узган карлы суыкларга кадәр үк 230 гектар мәйданда тырмалаганнар иде биредә.

Түбән Бәрәскә фермасыннан әллә ни ерак булмаган басуда кышын – гараж мөдире, көзен – комбайнчы, ә бүгенге көндә “ВТ-90” тракторында эшләүче Раил Галләмов каршы алды. Чынлыкта, баш агроном белән шул басуга бардык.

  • Бу куәтле трактор. Аңа яңа вакытта ук утырдым, дүртенче елымны эшлим инде, ­– диде сорау бирергә өлгергәнче үк.

Бәрәскәнең икенче башында, машина-трактор паркы артында тагын бер тракторчы – Илнар Хәйретдиновны очраттык. Тырмалауны туктатып торып, ул да безнең белән әңгәмә корырга вакыт тапты. Ул да тракторда дүртенче елын эшли.

  • Кар явып алганчы көн ярым тырмалаган идем инде. Тырманың үзенчәлеге шул басудагы чүп-чарны җыеп барырга кирәк, - дип елмая тырма агрегатына урнаштырылган әрҗәгә ымлап.

Хәйран ук корыган ботаклар, пленка кисәкләре җыярга өлгергән. Бу яктан карасак, әйтүләренчә, беренче кат тырма ул кадәр үк кыен түгел, чүп-чар да алай күп җыйналмый. Икенче каты гына авыррак икән. Хәер, “Ленин” игенчеләренең тырышлыгын, җитәкчелекнең эшчеләргә булган гадел мөнәсәбәтен күзаллаган хәлдә, тиздән тырмалау гына түгел, язгы кыр эшләре дә тарихта калыр.

Бәхәссез, монда эш эшкә ялгана. Тиздән чәчүгә дә керешерләр, мөгаен. Баш агроном да: “Сез килгәнче амбарда ашлык агулый идек”, – диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев