Мәчетне юдылар, чистардылар
Авыл хуҗалыгы

Мәчетне юдылар, чистардылар

Рамазан ае якынлаша. Мөселманның, татарның матур гадәте: һәр бәйрәмне чистарынып каршы ала.

Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә керүчеләр дә иң элек авыл эчен чистартып чыгардылар, зиратларны барладылар,мәчет тә читтә калмады. 

- Мәчетебезне хатын-кызлар белән бергәләп юып чыгардык. Үзебезчә Рамазан аена әзерләнәбез. Аллага шөкер, авылларыбыз халкы бердәм безнең...- ди авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Сез дә әзерләнәсезме, кардәшләр? 

Аида Фатыйхова фотолары


Нет комментариев