Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Мәңгәр»дә ашлыкны сенаж чокырына салалар

Басуда комбайннар суктырган ашлыкны алып кайтып, “дробилка”да ваттырып, сенаж чокырына салалар. Бу эшнең барышы белән хуҗалыкның зоотехник-мал табибы Айрат Ибраһимов таныштырды.


– 40 процентка кадәр юеш ашлыкны сытып чыгарырга сәләтле. 26 июль көнне арышны суктырып алып кайта башладык. Бу вакытта беренче рейс арыш 38 процентка кадәр дымлы иде, – ди ул.
Арыш консервантлардан башка гына таптатыла. Биредә моны “Италия ысулы” дип атыйлар. Беларус Республикасына барып, махсус өйрәнеп кайтканнар. Өстенлеге шул – болай эшләгәндә ашлык файдалы микроэлементларга һәм төрле витаминнарга күпкә баерак була икән. Итальяннар моны паста дип атыйлар ди.
2 сменада – тәүлек буе эшлиләр. КЛААС тракторы таккан “Ферабокс” агрегатыннан тыш, “Амкодор” һәм “К-700” та эшли биредә. Егетләр тырыш – Зөлфәт Гыйлемханов, Ирек Хәбибуллин, Фәнис Сәфәргалиев, Фәнил Сәфәргалиев, Динар Хуҗиев, Илнур Муллахметов, Сирин Нуруллин, ярдәмчеләр Зөфәр Җиһаншин, Илназ Хисмәтуллин, Раниль Җиһаншин, Расих Әхмәтҗанов һәм Әнис Әхмәтшин эшкә өзеклек кертмиләр. Эш барышына көндез һәм төнлә Айрат Ибраһимов һәм Рәфкать Муллагалиев җитәкчелек итәләр. 28 июльгә, ягъни, узган тәүлек ярымда 280 тонна ашлык салганнар инде. Бу чокырда барысы 1000 тонна саларбыз, мөгаен, дип торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев