Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан механизаторлары «Иң яхшы комбайнчы» исемен алу өчен ярышалар

Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр иткән иде.

Конкурс механизатор һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң күп чаптыру мәйданы күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләячәк. Быел да, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, җиңүчеләргә 100 мең сумнан 200 премия бирү каралган.

Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә – куәте 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә - 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көче кадәр булган техника керә.

Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Беренче төркем буенча Чүпрәле һәм Кайбыч районнары комбайнчылары Алмаз Низамов һәм Фәнис Шәйхаттаров алда  бара – «Низамов А.А.» КФХсы, Илсур Вәлиев - «Туган як-Агро» ҖЧҖ.

Икенче төркемдә лидерлар өчлегендә Әлки һәм Аксубай районнары комбайнчылары – Рәфис Насыйбуллин - «Восток Зернопродукт» АҖ, Җәүдәт Сафиуллин - «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм Анатолий Краснов - «Хузангай» ҖЧҖ.

Өченче төркемдә Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХсы комбайнчылары - Рәфис Нямаев, Ришат Гафуров һәм Илгиз Әндәрҗанов.

Соңгы төркемдә Зәй районының «Агрокөч» АҖ комбайнчылары - Илдус Фәтхуллин, Максим Тазов һәм Дамир Шәйгарданов.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, аның белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә конкурста 1139 комбайнчы катнаша, иген чаптыруда - 114 комбайн.

Чыганак https://agro.tatarstan.ru/tat/#activity-block

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев