Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Бөтенроссия кыр көнендә» катнашачак

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9-11 июльдә Брянск өлкәсендә узачак.

Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан, агымдагы елда Россия агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур смотрлары традицион форматта гына түгел, онлайн режимда да узачак, бу аның колачын арттырырга һәм илебез агросәнәгать комплексының актуаль эшләнмәләре белән киң аудиторияне таныштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгын, аграр фәнне һәм технологияләрне үстерү мәсьәләләрен яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.
Бөтенроссия кыр көне форматы быел махсус эшләнгән интернет-платформа хисабына киңәйтеләчәк,аннан файдаланучылар экспозиция буенча виртуаль экскурсия уздырачак. Очрашуларны дистанцион рәвештә үткәрү һәм килешүләргә кул кую, тармак үсешенең актуаль тенденцияләре турында фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен техник мөмкинлекләр тудырылачак.
Виртуаль кырда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан җитештерүчеләре компанияләрен тәкъдим итәчәк. Онлайн режимда һәр кеше теркәлмичә һәм чыгымсыз чара сайтына керә, анда теләсә кайсы 3D-павильонны сайлап ала, экспонент турында мәгълүмат ала һәм чарада катнаша ала.
Онлайн-күргәзмәдә «Казан сугару техникасы заводы», «Элита», «Ак барс» холдинг компаниясе, «Вивид», «Агросила», «Залесный» агрофирмасы, «Майский» Теплица комбинаты, «Казансельмаш», «Агромастер», «Кама механика», «Татагрохимсервис», «КМЭЗ» һ. б. предприятиеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы экспозициясе кысаларында Бөтенроссия кыр көнендә катнашырга теләгән Татарстан компанияләре министрлыкның колл-үзәгенең бердәм телефонына (8-800-444-16-70) гариза бирә алалар.8).

Белешмә өчен:

Кыр көне-реаль кыр шартларында күрсәтелә торган алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләренең масштаблы күргәзмәсе. Чарада, узган еллардагы кебек үк, заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары, авыл хуҗалыгы культураларын селекцияләү өлкәсендә иң яңа казанышлар спектры тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, кыр көне үткәрү чорында нәтиҗәле дискуссия мәйданчыгына әверелде, анда базарда катнашучылар тәҗрибә уртаклашалар, эшлекле элемтәләр урнаштыралар һәм хезмәттәшлек турында килешүләр төзиләр. 2020 елда күргәзмә кысаларында шулай ук киң эшлекле программа да каралган, ул күбесенчә онлайн режимда узачак.
Чара турында тулырак мәгълүмат күргәзмәнең рәсми сайтында урнаштырылган http://fielddayrussia.ru к

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев