Татарстанда язгы чәчү кызганнан-кыза, шул исәптән Әтнәдә дә
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда язгы чәчү кызганнан-кыза, шул исәптән Әтнәдә дә

Республикада язгы чәчү 7 май көненә тиешле мәйданнарның 46 процентында башкарылды.

Бу көнгә узган елны "экватор"ны узган идек - 51 % мәйданнарда чәчкән идек. Әмма былтыргы күрсәткечкә дә җитәрбез дигән өмет бар. Әйтик, соңгы көн куандыра: бу нәтиҗә узган елгыдан шактыйга күп. Димәк, һава торышы тагын да мөмкинлек бирсә, техниканың куәтле булуын истә тоткан хәлдә, язгы чәчү мәйданнары тагын да сизелерлек артыр дигән өмет бар.


Нет комментариев