Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Әгъләм исемле Күәм кешесен эзлибез, белүчеләр юкмы?

Язылганга кире кайтып

"Әтнә таңы" газетасы сайтыннан  башкала эзтабарлары тарафыннан табылган фронтта үлеп калучылар исемлеген табып укыдык.

Исемлектә безнең Бари  бабай, Сабирҗанов Бари, әтинеке,  1941елда  Суслонгерда сентябрьдә авырып  үлгән, дип язылган. Ә бездә бабайның 1942елда язылган  хаты бар. 
Аннан соң Күәмнең   Әгъләм абый сугыш беткәч безгә килеп, Бари бабай белән бергә сугышта булганын сөйләгән, Мәскәү астында сугышканда Әгъләм абый бабайны югалта, таба алмый.
Әгъләм абый сугыштан соң мичләр чыгарып йөргән, кызы Кече Әтнәдә балалар укыткан.  
Әби сөйләп калдырганнардан истәлек болар.
Күәмдә туганнары калмадымы икән дип, эзләп бардым, авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин  белән дә, анда эшләүчеләр белән дә озак барладык. Әгъләм абыйны белүче булмады. 
Бәлки аны белүчеләр бардыр, кызы исән-саудыр. Әниебез Надия Сабирҗанова: "Үзем исәнендә бабай турында барын беләсем килә",- ди.

Әгъләм бабайны белүчеләр булса, туганнары, балалары әлеге язманы укыса, элемтәгә чыксыннар иде.
Зәкия Сабирҗанова, 
Шәкәнәч авылы.


Белүчеләр булса, "Әтнә таңы" редакциясенә хәбәр бирә аласыз.

Электронкабыз atnatani@mail.ru  тел. (884369) 2- 11- 34
С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев