Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

"Мин сине сагынам" фильмы - җиңүче!

"Мин сине сагынам" фильмы әтнәләргә чит түгел. Чөнки бу фильмның күп өлешендә безнекеләр катнашты, күп өлеше безнең Әтнә җирлегендә төшерелде. Финанс кытлыгы кичергән вакытта да аз булса да ярдәм күрсәтә алдык. Әтнәдә төшерелә башлаганнан бирле, фильмның режиссеры Марина Мусиенко белән элемтәдә тордык.

Аның Әтнә халкы турында әйткән сокланулы сүзләрен дә хәбәр иттек. Татарларга хөрмәтем артканнан арта, дигән иде ул. Сәнгатьнең милләте юк, дип белеп әйткәннәр. Күзәтеп, төшергәннәрен карап барырга тырыштык. Кичә шатлыклы хәбәр килеп иреште, бергәләп сөендек фильмның режиссеры белән.  "Гранттан өметебезне өзеп бетергән идек, финанс кыенлыкларын бергәләп җиңеп, фильмның төп өлешен төшереп бетергән идек. Һәм менә уңыш.  Бу грант акчасы фильмны техник яктан камилләштерү өчен тотылачак", - ди "Мин сине сагынам" фильмының режиссеры Марина Мусиенко.

Котлыйбыз Сезне! Уңышлар телибез. Фильмны хәзер үк карыйсы килә инде. 

Екатерины Корниловой  фотолары кулланылды

      "Мин сине сагынам" фильмы мәгърифәтчелек видеоконтентына ярдәм итү буенча «Ватан тарихы» фонды проектлары конкурсында җиңде. Ярдәм суммасы-1 516 000 сум. Агымдагы елның 2 мартында узган Фонд Советы утырышын Россия тарих җәмгыяте рәисе, Тышкы разведка хезмәте директоры, Куркынычсызлык советы әгъзасы һәм Россия Федерациясе дәүләт киңәшчесе Сергей Нарышкин җитәкли. Фонд адресына барлыгы биш юнәлеш буенча 300гә якын гариза керде, 91 проект ярдәм алды.

«Ватан тарихы» фонды — РФ Президенты Указы буенча төзелгән коммерцияле булмаган оешма. Фонд эшчәнлегенең төп максаты - Россиядә һәм чит илләрдә Россия тарихын популярлаштыру, Россия халыкларының тарихи мирасын һәм традицияләрен саклау, шулай ук тарихи белем бирү программаларына ярдәм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев