Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Мәктәптә - "Батырлык дәресе"

Олы Әтнә мәктәбе төрледән-төрле чаралар белән гаҗәпләндереп, сокландырып килә. Шушы көннәрдә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Батырлык дәресе” уздырдылар.

Мәктәп сайтында хәбәр итүләренә караганда, ул “Хәтер юлы” акциясе кысаларында уза. Акция белән мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Динә Рәиф кызы таныштыра. Ул 1937-1941 елларда мәктәпне җитәкләгән Сабир Садыйковка багышлана. Мәктәпнең музей җитәкчесе Ирек Дәминов кавалерия политругы, соңрак Икенче Белоруссия фронтының 66 танк ротасы командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсендә сугышкан Сабир Садыйковның тормышына, сугышчан юлына багышланган “Солдат хатларын укыганда” дип аталган чара уздыра. “Сабир абыйның тормыш иптәше Гадилә, яраткан кызлары Луиза һәм Ритага язган сагынычлы сәлам хатлары укучыларның күңелен тетрәтте”, - диелгән анда.

Фото Олы Әтнә урта мәктәбе сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев