Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Укытучылар пилотка тектеләр

Бу изге эшкә үзләрен патриот дип санаган район мәктәпләренең технология укытучылары алынды.

Алар "Үлемсез полк" өчен  укучыларга пилоткалар тектеләр. 

- Чын тегүчеләр булмасак та матур килеп чыкты. Барыбыз да өйгә алып кайтып эшләдек.  Барысы  150 укучыга тектек. Чөнки мәктәпләрнең күбесендә тегү машиналары юк. Бүлештек тә өйгә алып кайтырга булдык. Кисүен Әтнә театрының костюмершасы Ләйлә белән кистек. Башта Әтнә мәктәбендә тегеп карадык.  Бик тырышып, бөтен җөйләрен туры китереп, нәкъ фабричный итеп тектек, Үзебезгә дә ошады  - диләр  мәктәпләрнең технология укытучылары.

Пилоткаларның материясен дә, эчлеген дә район алып биргән.

Бүгенге көндә алар сораган кешеләргә маска тегү белән мәшгуль. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев