5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең ай саен 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде.
Ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.
Чыганак: Пенсионный фонд Российской Федерации Отделение по Республике Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев