Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"91 бала. Калганнарын саный алмадым"

Башка авыл балалары да бар иде , диделәр.

Олы Мәңгәр халык театрының 20 еллыгына багышлап, авыл мәдәният йортында, Яңа ел уңаеннан балаларга бәйрәм үткәреп, беренче тапкыр интерактив шоу ясады театр коллективы. 

Бәйрәмгә Шүрәле, Аю, Леди Баг, Маршал да килгәннәр иде. 

- Рәхәтләнделәр балалар. Урамда кар булмагач, юньләп уйнаганнары да юк иде, монда чөйделәр дә чөйделәр. Рәхмәт оештырганнарына, - диләр балалар белән килгән әниләр.

- Башланганда 91 бала бар иде. Калганнарын саный алмадым. Йөздән артык иде, диделәр артистларым. Ошатсалар без бик шат, - ди театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов. 

Беренче тапкыр интерактив шоу үткәрсә дә, бәйрәмнең  беренчесен генә оештырмыйлар театр артистлары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев