Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Алда зур чаралар көтә - уяулык кирәк булачак

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырыш узды.

Утырышның көн тәртибендә җиде тәкъдим каралды. 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутатлар сайлауларны һәм дә Республика көнен үткәрүдә террорчылык актларын кисәтү, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү турында сөйләшенде.

Шулай ук мәгариф оешмаларында террорчылык һәм экстремистлык идеологиясен профилактикалау эшенең торышы, мәктәп автобусларында балаларны йөрткәндә иминлекне чараларын нәтиҗәлелеге,, райондагы дини оешмалар эшчәнлеге һәм дә сентябрь аенда старт аласы "Экстремизмга - юк!" айлыгында башкарыласы эшләр турында сөйләшенде. Террорчылыкка каршы комиссия составына үзгәрешләр кертелде.

Дөрестән дә, уяулык һәрвакыт кирәк. Бу хакта ФСБдан район кураторы Рамил Сабитов та кисәтеп үтте. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә яшьләргә куркыныч янаган хәрәкәтләргә басым ясады. 

Һәр чараны тыныч, күңелле итеп үткәрергә насыйп булсын инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев