Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Автобус 14 - 30" - Әтнәдә! - фоторепортаж

Бүген "Ашыт" спорт-мәдәни үзәгендә мавыктыргыч очрашу булды.

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы бүген  «Автобус 14 - 30» акциясен башлап җибәрде.

Әлеге автобус акциясе  яшьләр белән турыдан-туры  аралашу мәйданчыгы булыр кебек.

 - Без яшьләр белән нәкъ шулай аралашырга кирәк дип ышанабыз — актуаль форматта, модалы мәйданчыкларда, бер дулкында булырга. Булырга һәм яшьләр фикерләрен өйрәнеп,  хакимиятнең яшьләр белән эшләвен  җайга салырга ярдәм итәргә... », — дип сөйләделәр хәрәкәт вәкилләре. 

ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов старт биреп,  автобус кузовында граффитиның бер өлешен ясаган. Аннары рәсемне автобус килгән һәр районда яшьләр дәвам итәчәк. Безнең районда да "Әтнә" дип язып җибәрделәр.

Әтнәгә килгән  ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов  әйтүенчә, яңа акция яшьләр тормышына ниндидер яңалык кертү һәм аларның фикерләрен тыңлау  мөмкинлеге дә...

    "Автобус 14- 30" Әтнәгә Питрәчтән килде һәм бездә булганнан соң  Арчага китте.

Тулы язманы газетадан укырсыз.

С..Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев