Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Биолог фикеренчә, COVID-19 каршы кемдә иммунитет формалаша

COVID--19 каршы иммунитет, көчле һәм озакка сузылган  авыруларының җиде-сигез процентында гына формалаша,

Еш кына иң тотрыклы иммунитет нык авырган пациентларда гына булырга мөмкин, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына биология фәннәре докторы, АКШТА GMU системалы биология мәктәбе профессоры Анча Баранова.

"Бездә авырган кешеләр бар, аларда температура һәм ютәл бар иде, әмма аларның коронавируска каршы антителлары юк (андый пациентлар җиде-сигез процентка якын). Димәк, алар интерфероннар ярдәмендә инфекциядән котылганнар, аларның организмында оператив рәвештә вируска каршы җавап бирү бик көчле. Бу очракта интерфероннар үзләре башкарып чыкты һәм антителлар килеп чыкмады, чөнки бу авыручыларның COVID-19га иммунитеты юк", - диде Баранова.

Биолог сүзләренә караганда, бу төркем пациентларга каршы коронавирус белән авырган кешеләр һәм яхшы иммунитетлы кешеләр тора. Андый кешеләр дә җиде-сигез процент.
"Бездә шундый көчле иммун системасы булган суперкешеләр бар, аларнң плазмаларын авыручыларны дәвалау өчен кулланырга мөмкин булыр иде", — дип өстәде Баранова.

Биолог аныклап узганча, 171 пациентны тикшерү барышында Кытай галимнәре COVID-19га иммунитет ничек һәм кемдә формалаша дигән белемнәрне алган. Тикшеренүләр Шанхай медицина үзәгендә һәм башка фәнни уку йортларында профессор Фан Ву (Fum Wu) җитәкчелегендә узды.

Баранова сүзләренә караганда, кайбер авыручыларның антитель дәрәҗәсе, ягъни иммунитеты бер ай дәвамында сизелерлек кими. Сәламәтләнүчеләрнең бу төркемендә кабат зарарлану куркынычы туа.
Коронавирус пандемиясе бөтен дөньяны диярлек колачлады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дүрт миллионнан артык зарарланган кеше турында хәбәр итә, аларның 279 меңгә якыны үлгән һәм миллионнан артык дәваланган. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 221 меңгә якын йогышлы, 39 мең кеше инфекцияне җиңә алган, 2009 пациент үлгән.

Фото © РИА Новости / Евгений Биятов

Чыгаганк https://ria.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев