Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Больницада тотылган батареяларны җыя башладылар

без дә сак булырга өйрәнә башладык кебек. Бу хәбәр әнә шуны дәлилли.

Район үзәк больниөасының регистратурасында махсус тартма урнаштырылган. Анда кулланылган батареяларны җыя башладылар.

 Уйлаганыгыз бар идеме тотылган батареяның сәламәтлеккә зыяны турында. юктыр. Беттеме яңа батарея  алып урнаштыру ягын карыйбыз. Элеккесе билгеле инде чүп чиләгенә атыла.

Тик, аны чүп чиләгенә ташларга ярамый икәнБатареялар һәм аккумуляторларның үз эчләренә аз гына күләмдә  булса да кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала торган химик элементлар кала, ди белгечләр. Менә шуны истә тотканнар сәламәтлек сагында торучылар. 

Фотодан күрәсез булыр, җыйнала бит акрынлап. Сез дә ташламагыз теләсә кая. Хәзер җыю урынын беләсез.

Фидаил Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев