Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Иртәгә - Суслонгерга!

Барыр идем, күрер идем бер исән чагында Суслонгерны, дигән кешеләр булса, белми калмагыз. Иртәгә сәгать 8.00 дә Арча-Әтнә хәрби комиссариатыннан бер төркем кеше Суслонгерга китәчәк.

Хәтерләсәгез, 2015 елның апрелендә, беренче тапкыр Суслонгерга бардык. Инициаторы -Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов иде. Аннан соң ел саен, елга ике тапкыр Суслонгерга баруны гадәткә керттек. Гади йөрү генә түгел бу. Дога ирештерү  - максат. Дин әһелләрен алып барып, биредә ятып калган әрвахлар рухына дога укыту. Каберлеккә - чәчәк утырту, зыярәт кылу.

                                                      *******2015 елгы язмадан өзек**********

 Зират янына килеп туктадык. Менә ул – Суслонгерда үлеп калучылар хөрмәтенә Мари иле кеше­ләре тарафыннан куелган обелиск. Чәчәкләр дә са­лынган, чиста. Караусыз булса нихәл итәр идең. Янәшәсендә куелган та­гын бер таш бар, “Анысын узган ел Югары Осланнан китерделәр, соңгы еллар­да менә шулай һәлак бул­ганнарны искә алып килә башладылар, тик сезнен кебек зурлап килүчеләр булганы юк иде”, – дип каршы алды безне Звени­гов районының Суслонгер шәһәр җирлеге башлыгы Владимир Кондратьевич Веселов.

Обелиск белән янәшә хуҗа күрсәткән урынга ир-егетләр чарду­ган белән гранит ташны урнаштырдылар, венок­лар салдылар. Ыгы-зыгы беткәч, хәрбиләр “честь” биргәндә барыбыз да тын калдык, күңел генә уйнады. Василиск ата­кай, шәм кабызып, укый башлады, аны Раил хәзрәт алыштырды, мари урманында бер-бер артлы укылган догалар кайтаваз булып яңгырады, могҗиза булдымыни, дөньялар як­тырып киткәндәй тоелды, агачлар үзара “сөйләште”. Табигатьтәге үзгәрешне күзәтеп, хәзрәт укылган Корьән аятьләрен багыш­лаганда күз яшьләрен сөртеп куючылар без генә түгел идек.

“Укыганнары­гыз кабул булып, җаннары тынычлансын инде, без дә тынычланыйк”, – дип әйтеп куйды янәшә ба­сып торучы бер абзый. Без  генә дә түгел икән, безнең килгәнне ишетеп, ул чорны үзләре күргән Суслонгерда яшәүчеләр безнең белән аралашыр, сорашыр өчен килгәннәр. Алар да кызыксына. “Бу зиратка урман эчендәге чокырга күмелгән мәетләр сонрак күчереп җирләнде, 1950 еллардан башлап монда кеше күммибез ин­де, бу ябык зират, карап кына торабыз. Ә ул чакта, 4 класста укучыларга, өе­леп торган мәетләрне зур чокырга ташлап, аны җир белән тигезләргә кушты­лар. Монда румыннар, не­мецлар, дип анлаттылар. Без монда үзебезнекеләр, татарлар, чувашлар, Ки­ров өлкәсеннән килүчеләр булганлыгын сонрак бел­дек, – дип уңайсызланып туктап калды Александр Богатырев.

Үзенең туган җирендәге бу вәхшилек өчен җанына тынычлык тапмаган бу агай да, без дә бер бизмәндә тигез ке­бек тоелдык – монда әй­ләнә-тирәдә гел мәетләр. Госпиталь урыны урман эчендә, әле кереп булмый анда”.

Дүртенче сыйныф баласы монда лагерь тү­гел, госпиталь иде, гел яралылар ташыдылар, үлүчеләр бик күп иде, дип хәтерендә калдырган. Һәркем үзенчә хаклы, ел­лар төрле дә, чынбарлык кына ачы… – Шулай язган булган­дыр, Татарстанга аз гы­на ара калган югыйсә, ә алар безнен җирдә ятып калганнар. Сугыш, бер­ни эшләп тә булмый, безнең җирлектә Арча, Әтнә егетләре ятып кал­ганын да белдек, без зи­ратны карап, үлгәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп торабыз. Җәй аенда ки­легез, блиндаж булган урыннарны күрсәтербез.

Тарих аяныч булса да, хә­тер безне берләштерсен, оныклар аралашсын…

Сугыш башланганда мон­да 11 сәүдә ноктасы, 4 ашханә, 5 икмәк пешерү заводы булган. Җирләр начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы белән шөгыль­ләнмәгәннәр. 1941 елда халыкта 125 сыер, 15 са­рык, 135 кәҗә, 11 дунгыз асраганнар. Бүген Сус­ лонгерда 3800 кеше яши. Мочалище белән икесенә 5000 халык бар. Агач эшкәртү белән шөгыль­ләнәләр, 92 ИП теркәлгән, тормышлар начар түгел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы­на без дә әзерләнәбез… – дип таныштыра безне Владимир Кондратьевич...

Сүрия Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев