Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары булмаган оешмалар катнаша ала

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» русиякүләм конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә.

Конкурсның максаты - социаль бурычларны хәл итүдә югары эффектлы эш күрсәткән оешмаларны ачыклау, аларның эш гамәлләрен башкаларга җиткерү һәм өйрәнү, оешмаларда социалҗ партнерлык формасын үстерү.

Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә (алдан):
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыр;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү;
- Югары социаль нәтиҗәгә ия кече оешма;
- Территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү;
- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар;
- Оешмада инвалидларны эшкә урнаштыру.
Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.
Конкурста оештыру-хокукый формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлекнең гамәлгә ашырыла торган төрләренә бәйсез рәвештә, Россия юридик затлары, шулай ук аларны төзегән юридик затлар белән килештереп, аларның филиаллары катнаша ала.
Конкурста хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары һәм авырлыклары булган оешмалар катнаша алмый.
Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның 15 сентябренә кадәр конкурсны үткәрү буенча методик рекомендацияләр белән каралган тәртиптә кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны үткәрү тәртибе: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm. сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X