Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Хәмит Бадиков икенче дипломын алды – кая барыр?

Белем алу энә белән кое казу булса да, хәзерге заманда белемсез, җитмәсә дипломсыз беркая барып, эшкә урнашып булмый.

 Әле ике-өч дипломыңны күтәреп йөреп тә эш таба алмыйсың. Менә шундый  заманда редакциябез журналисты Хәмит Нәкыйп улы укып кайтып, икенче таныклыгын алды.

   13–15 ноябрь көннәрендә “ Освещение темы межнациональных и межконфессиональных отношений и профилактики радикализма и экстремизма в СМИ” дип исемләнгән квалификацияне күтәрү курсларында белем алып, диплом алып кайтты.
“Халыкара мөнәсәбәтләр институты”нда укыттылар, бик кирәкле белемнәр алдым үзем өчен. Казан, Мәскәү, Яр Чаллы, Симферополь шәһәрләреннән килгән галим, галимәләр укытты. Хәтта Чикагодан килгән Иллинойск университетының  тарих факультеты аспиранты Рогаар Ева “Изображение исламских неофитов в современных российских СМИ: особенности, последствия , задачи” дигән темага лекция укыдылар”, – ди Хәмит Нәкыйп улы.  

Беркая да китәргә җыенмый әлегесен, менә шул алган белемнәрне кулланып язган төрледән-төрле мәкаләләрен укырбыз дип фараз итеп торыйк.

С. Мингатина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев