Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Коронавирусны дәвалаганда кулланыла торган дарулар исемлеге яңартылды

Тәкъдим ителгән өч дару (умифеновир, ремдесивир һәм фавипиравир) клиник сынаулар стадиясендә.

 Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалаганда кулланыла торган дарулар исемлеген яңартты. Әлеге исемлек ведомствоның коронавирус инфекциясен дәвалау һәм кисәтү буенча сайтта дөнья күргән методик киңәшләрендә китерелә.

Исемлектә хлорохин, гидроксихлорохин, интерферон препаратлары, лопинавир+ритонавир, азитромицин кебек препаратлар бар. Тәкъдим ителгән өч дару (умифеновир, ремдесивир һәм фавипиравир) клиник сынаулар стадиясендә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, югарыда аталган препаратлар коронавирус йоктырган пациентларны дәвалаган вакытта кулланыла ала. Әмма әлеге препаратлар белән үткәрелгән терапия нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар аларның файдасы хакында анык нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми. Әлеге даруларны бары тик табиблар комиссиясе карары белән генә билгеләнгән тәртиптә кулланып була.

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыруның 10131 очрагы теркәлгән, 700гә якын кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган.

https://tatar-inform.tatar/news/health/10-04-2020/koronavirusny-d-valaganda-kullanyla-torgan-darular-isemlege-ya-artyldy-5735261 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев