Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Салют та, НЛО да, чит ил халкы да - Әтнәдә бар хикмәт

Кичә

Әтнә халкы кабат Боз шәһәрендә очрашты. Искечә Яңа ел каршыладык. Матур гадәт инде бу, мәҗбүри дә түгел, тик мәдәният хезмәткәрләре элек-электән халыкка күңел ачу кичәсе оештыралар.  Әтнәдә 31 декабрь бер бәйрәм итә халык, 13 гыйнварда тагын бер.

Концерт номерлары белән аралашып бара бу чара, Әлфинә Мөхәммәтҗанова  белән Лилия Сәйфуллина алып барды Иске Яңа елны озату кичәсен. Төрле уеннар уйнаттылар, җыр-бию белән аралашты. Үзгәлек, яңа чыгыш ясаучылар булмаса да, күңелле булды. Уеннары тотты. Мәйдан шау-гөр килде. Рәхәтләнеп көлдек.

Салют та аттылар. Кичә башланганнан бирле, мәйдан өстендә "НЛО" очты, бер төште, бер күтәрелде. Бар кеше күз белән әнә шул могҗизага тартылды. Әле ерагайган, әле якынайган бу серле объект белән идарә итүче булдымы икән әллә, дип тә уйладык. Ни генә булса да, уйланган ният барып чыкты. Бәйрәмгә үзгә серлелек бирде ул очкыч. Бәлки читтән килеп күзәткәннәрдер дә әле...

Яңа елның башыннан оештырылган авыл җирлекләре концертларында да , кичә дә, чит ил кунаклары бәйрәм итте Әтнә халкы белән. Таҗиклар, үзбәкләр биюен карадык. 

6-7 ир-егет үзгә биюләр күрсәттеләр. Кичә әбайтак уеннарга да катнаштылар.

Алып баручылар да алар белән  төрле телләрдә сөйләшергә өйрәнделәр. Таҗиклар да өйрәнеп беттеләр. Соңыннан Әтнә халкын без аңларлык итеп Яңа ел белән дә котладылар.

Соңыннан яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев