Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Совет стажы" ерак 2010 елда исәпкә алынды

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы» өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турындагы мәгълүмат актив тарала.

Янәсе, бу вакыт өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Искәртеп узабыз, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорында) стажлары булган гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда узды. Бу процесс валоризация дип атала. Ул вакытта бүлекчә белгечләре татарстанлыларның пенсияләрен яңадан исәпләү буенча зур эш башкарган. 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр дә яңадан исәпләнде.
2010 елдан пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Ягъни, барлык совет стажы исәпкә алынган, хәзер пенсияләрне яңадан исәпләү зарурлыгы юк.
Еш кына мондый өстәмәләр гражданнарга кайбер юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар өлкәннәргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр – әлбәттә, бушлай түгел. Иң яхшы очракта бу фирмалар, дөрес, РПФКА мөрәҗәгать ясыйлар, тик яңадан исәпләү ясалуы турында аңлатмалар алалар, һәм хәзерге вакытта кешегә «совет стажы» өчен бернинди өстәмәләр дә кирәкми. Нәтиҗәдә, пенсионер псевдоюридик хезмәтләр өчен үз акчаларын гына бирә.
Шулай ук искәртеп узасы килә, Пенсия фонды пенсионерларның тормыштагы уртак юбилейларына өстәмә кертем үткәрми.

Әтнә районында ПФР клиент хезмәте (бүлек хокукларында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев