Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнә пенсионерлары ялганнарга ышанмагыз

Интернет челтәрләрдә пенсионерларны төрле юллар белән алдалаулар дәвам итә.

Мошенниклар теләсә-нинди уйдырмалар уйлап чыгаралар. Мәсәлән «Совет стажы» кабаттан исәпкә алына. дип ялган мәгълүматлар тараттылар. Ә бит «Совет стажы» 2010 елда ук исәпкә алынды

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми.

Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорын да кертеп) хезмәт стажлары булган гражданнарның пенсион хокукларын бәяләү эше массакүләм рәвештә 2009 елда үткәрелде. Әлеге процесс валоризация дип аталды. Ул чакта Пенсия Бүлекчәсе белгечләре зур күләмле эш башкарды – 2010 елга кадәр билгеләнгән пенсияләр барысы да кабат исәпләнде.

2010 елдан башлап пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Димәк, гражданнарның совет чоры стажлары исәпкә алынган, пенсияләрне кабат исәпләү зарурлыгы юк.

Өстәмә түләүләрне еш кына гражданнарга төрле юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар халыкка төрле төр гаризалар рәсмиләштергәндә ярдәм тәкъдим итәләр, әлбәттә бу эш бушка эшләнми. Әлеге фирмалар Пенсия фондына гаризалар юллый да торгандыр, әмма фондтан совет чоры стажы исәпкә алынган һәм пенсияләргә бернинди өстәмә түләү тиеш түгел дигән җавап алу белән чикләнәләр. Нәтиҗәдә пенсионер акчасын кирәкмәгән юридик хезмәтләр өчен әрәм итә.

Шунысына игътибарыгызны юнәлтәбез, Пенсия фонды пенсионерларның законлы никахта бергә яшәгән юбилейларына да өстәмә акча түләми.

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев