Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Алар уйлый, эзләнеп җиренә җиткерә белә! Тиктормаслар...

27 май – Бөтенроссия китапханә көне.

Районыбызның китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Кулларыннан гел тама дип, алар турында сөйләп була. 31 китапханәчебез  халыкның аңын агарту өстендә эшли бүген. 

Һөнәри осталык, кунгакчыллык, әдәп-холык, аралашу осталыгы, сүз тәмен белү, кешелек сыйфатларының барысын үзләрендә туплаган бу китапханәчеләребез белән горурланабыз без. Кемгә нинди ярдәм кирәк, алар янәшә. Районыбызга багышланган нинди китап чыга, аларның хезмәте кергән. Алар агитатор да...

Бүгенге көндә дә архивларда утырып, бездә эшләп киткән якташларыбызның тормышын барлыйлар китапханәчеләр. Тавык чүпләп бетермәслек хезмәт. 

     Һөнәри бәйрәмегез белән, китапханәчеләребез. Эшләрегез уң булсын, гел шулай сокландырып, балкып яшәргә насыйп булсын. Сез нәниләргә дә, әбиләргә дә, безнең барыбызга да кирәк. 

Фото редакция архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев