Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Бу билге астында туучылар бар.

Яңа ел хуҗаларыннан теләкләр 

Яңа елга берничә көн калып килә. Көнчыгыш календаре буенча, киләсе ел – сары җир дуңгызы елы. Ул көнчыгыш календаре буенча килгән елларга караган унике хайванның иң соңгысы. 


Кабан елында туган кешеләр ярдәмчеллек, төгәллек, олы йөрәклелек кебек сыйфатларга ия. Аларны алдалавы җиңел, чөнки алар ышанучан һәм беркатлы. Читтән караганда бу билге кешеләре якланмаган кебек тоелса да, чынлыкта алар бик көчле. 


Дуңгыз елында туучыларның дуслары аз, әмма булганнары белән бәйләнешне алар гомер буена саклый. Дуслары өчен бик күп нәрсәгә барырга да әзер алар. Бу елда туган хатын- кызларны гаилә учагын саклаучылар дип әйтергә дә мөмкин- алар ашарга әзерләргә, кечкенә генә гаилә бәйрәмнәре оештырырга бик яраталар. Дуңгыз үзенә ошаган кеше өчен барысын да эшләргә әзер, хәтта ул кеше дөрес булмаса да, каршы фикер белдермәскә мөмкин. Дуңгызлар ялганларга яратмый һәм белми дә. Әлеге билгенең иң уңай сыйфатларыннан берсе – каршылыкларны җиңеп, бүтәннәрнең проблемаларын үзенеке итеп кабул итү. 

Ир-ат дуңгыз 
Бу билге астында туган ирләр тыныч, аек акыллы, башкаларга карата бик игътибарлы. Эшендә нәтиҗәгә ирешү өчен көчен кызганмый. Ялкаулык – аның өчен түгел. Аның өчен муллыкта һәм байлыкта яшәү мөһим. Хатын- кызлар аларга еш игътибар бирә, әмма үзләре мәхаббәт эшләреннән ерак торырга тырыша. 
Хатын- кыз дуңгызлар 
Бу елда туган хатын- кызларны ирләр игътибар үзәгендә тота – алар чибәр, зыялы һәм дустанә мөнәсәбәттә. Алар ышанычлы дус, һәр башлангычта ярдәмче булырга һәм иң куркыныч әйберләрне дә гафу итәргә сәләтле. Шуңа да еш кына ышанучанлыгы аның белән хәтәр шаярырга да мөмкин. 
Дуңгызның төп сыйфатларын белдек. Район оешмалары җитәкчеләре арасында да бу билге астында туучылар бар. Алда язганнар белән чагыштырып карагыз әле , билгеләренә туры киләләр микән? 


Алия Абдуллина, район сәнгать мәктәбе директоры: 
Районыбыз халкын, һәм иң беренче чиратта барлык балаларны һәм аларның әти- әниләрен Яңа еллар белән котлыйм. Киләсе елда райондашларга сәламәтлек, тынычлык һәм районыбызның һәр өлкәдә гөрләп чәчәк атуын телим. Дуңгыз елында һәркем кеше булып кала белсен, дуңгыз елы дип артык онытылып китмәсен иде. Һәрвакыт бердәм булыйк, бергә булыйк! 
Аида Фатыйхова, Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы: 
Райондашларымны якынлашып килүче Яңа еллар белән ихлас күңелдән котлыйм! Аллахы Тәгалә барыбызга да хәерлесен генә насыйп итсен. Игелек, яхшылык кылу җирдә ятмый, - диләр. Шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен. Киләсе ел көтелмәгән куанычлар алып килсен. Яхшы хәбәрләргә, яңа вакыйгаларга, яңа сөенечләргә бай булсын иде дип телисе килә. Бәйрәм белән, дуслар! 
Ленур Зәйнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры
Дуңгыз елы безнең татарга хәрам булса да, бу елда хәләл хезмәтебез, изге гамәлләребез, саваплы ниятләребез белән кешечә яшәргә язсын! Хезмәтне сәнгать итеп яши белгән райондашларыбызны ихластан Яңа еллар белән тәбрик итәм! 
Ирек Мөхәммәтшин, спорт мәктәбе директоры: 

Яңа 2019 елга санаулы көннәр генә калып бара. Райондашларымны, спорт сөюче балаларны, әти- әниләрне- һәркайсын шушы көтеп алган матур бәйрәм белән котлыйм. Киләсе ел бары иң матур мизгелләре белән генә истә калсын, райондашлар күңелендә спортка карата уңай якка үзгәрешләр булсын, спортчыларыбыз яңа үрләр яулап куандырсын дип телисе килә. Сәламәт булып, тынычлыкта. Татулыкта, муллыкта үткәрергә наксыйп булсын Яңа елны. Бәйрәм белән, дуслар! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев